Ата-аналар, баларны үзләрен генә калдырмагыз!
Сибайда 1 яшьлек сабый машинада бикләнеп калган. Баланың әти-әнисе ничек кенә ишекне ачарга тырышса да, бала тоткынлыкта кала. Нәтиҗәдә, алар коткаручыларга ярдәм сорап шалтырата.
Бәхеткә, белгечләр тиз арада ишекне ача. Баланың сәламәтегенә зыян килми.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча Баш идарәсеннән хәбәр итүләренчә, бер тәүлектә генә биш бала бикләнеп калган. Коткаручылар ата-аналарга балаларны үзләрен генә калдырмаска чакыра.