Бичара хатын үзенчә эчкечелекне җиңүнең юлын таптым, дип уйлаган.
Мексикада яшәүче Хосе алкоголь эчүне өнәмәгән хатыны Мишель үзенә ачылган сыра шешәсе китереп тоттыргач, гаҗәпкә калган. Шулай да хатыным мине сыйларга уйлаган, дигән фикергә килеп, даими “салырга” өйрәнгән ир сыраны бушатып та куйган.
Ләкин уе дөрес булмаган – хатын, аны эчүдән туктатырга теләп, сырага эчне йомшартучы дару кушкан була. Даруның тәэсире башлангач, Мишель моны алкогольгә аллергия белән аңлатырга тотына. Ләкин Хосе көлеп кенә куя һәм борчылырга сәбәп юк, дип ышандыра – бәдрәф янда гына бит!
Аянычыннан хатын даруның күләмен арттыра. Ә икенче көнне организмында су кимүдән һәм башка билгеләрдән интегүче Хосены ашыгыч ярдәм машинасы алып китә. Мишельга серен ачарга туры килә. Хатын “аңлы рәвештә кеше сәламәтлегенә зыян китерү” өчен кулга алынган һәм тиздән хаким алдына басачак.