Вакытында ярдәм күрсәткән булсалар, бәлки исән дә калыр иде...
Яр Чаллы шәһәре буенча Тикшерү комитеты 36 яшьлек хатынга карата җинаять эше кузгаткан.
2019 елның 19 октябрендә күпкатлы йорт фатирында кичә оештырыла. Бераздан бәйрәмдә низаг чыга. Сугышып киткән 55 яшьлек ир идәнгә егыла, ә шушы хатын берничә тапкыр аның йөзенә тибә һәм борынын сындыра.