37 яшьлек ирнең бу кылыгын ничек аңларга?
Туймазыда яшәүче 37 яшьлек ирне хокук сакчылары кулга алган.
19 гыйнварда бу ир Октябрьский шәһәрендә 13 яшьлек кызга җенси әгъзаларын күрсәткән. Укучының әти-әнисе полициягә мөрәҗәгать иткән. Тикшерү вакытында ирнең тагын бер шундый кылыгы ачыкланган. Узган елның май аенда да 13 яшьлек кыз шундый очракка тап булган.