23 гыйнварда 00 сәгатьтә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең Кризис ситуацияләрендә идарә үзәгенә Уфа шәһәре Карл Маркс урамындагы 25нче йортта янгын турында хәбәр килә.
Урынга кичекмәстән Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының һәм муниципаль янгын сагының көчләре һәм чаралары җибәрелә.
Торак йортның беренче катында урнашкан кафеда янгын чыккан, 2х3 метр зурлыктагы кухня янган. Янгынның куркыныч факторлары йогынтысы зонасыннан торак йортның 2нче катыннан 13 кеше, шул исәптән 1 авыру һәм 1 бала эвакуацияләнгән.
Ачык янгын 00:15 сәгатьтә сүндерелгән. Зыян күрүчеләр юк. 5 квадрат метр мәйданда милек зыян күргән. Янгын сәбәпләрен һәм килеп чыккан хәлнең шартларын Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сорау алучысына билгеләргә кирәк булачак.