+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 гыйнвар 2020, 07:45

Утта янмас, суда батмас... хатын-кыз

Берьюлы биш балага гомер биргән хатынны ире ташлап чыгып киткәннән соң, ул ничек яши дисезме?

Берьюлы биш балага гомер биргән хатынны ире ташлап чыгып киткәннән соң, ул ничек яши дисезме?
Бу хәл 2016 елның 24 июнендә Одессада булган. 37 яшьлек Оксана Кабелецкая берьюлы биш балага гомер биргән.
Йөкле чагында беренче тапкыр УЗИга кергәнен хатын әле дә хәтерли.
- Табибның күзләре зурайгач, "Бала сәламәт түгелме әллә?" - дип сорадым. Шунда табиб экранга ручка белән төртеп балаларны саный башлады...
Табиблар хатынга бу йөклелекне өзәргә тәкъдим итә, чөнки бала 900 граммнан да җиңелрәк булып туса, аны исән калдыру читен. Алардан башка да гаиләдә 3 яшьлек кыз тәрбияләнгән була. Хатын, ире белән киңәшләшеп, балаларга гомер бирергә була.
Йөклелекнең 31 атнасында хатынга операция ясыйлар. Балалар 1190-1810 граммлы булып туа. Гаиләгә ни кадәр авыр булуын әйтеп торасы да юк. Балаларның һәркайсын ашатып чыкканчы икенчегә ашату вакыты җитә. Тәүдә хатынга ире белән әнисе ярдәм итә. Ә ярты елдан соң аларны ире ташлап чыгып китә.
Оксанага кем ничек булдыра ала, шулай ярдәм итә. Берәүләр киемнәр китерә, икенчеләр акча бирә, өченчеләр балаларны тәрбияләшә, тик баларның әтисе генә алимент түләүдән дә баш тарта.
Бүген исә балаларга 3,5 яшь. Хатын Интернет блогеры булып эшли. Алты бала белән калган Оксана беркайчан да зарланмый, балалары өчен җан атып тора ул.
Читайте нас