Ата-аналар бу юнәлештә эшне... үзләреннән башласын иде
Күпчелек ата-аналар балага дөрес тәрбия бирүдә көн тәртибе булдыру, аның һәр эшне вакытында үтәве, тыңлаучанлыгы һәм яхшы укуы мөһим дип саный. Бала бәхетле булып үссен өчен түбәндәге кагыйдәләрне дә үтәү мөһим.
Беренче нәүбәттә, бала өчен карарлар кабул итмәгез. Мөстәкыйльлек тәрбияләү өчен карарларны аның үзенә кабул итү мөмкинлеге бирегез, баланың үз фикере булырга тиешлеген онытмагыз. Аны үзе кабул иткән карар һәм гамәлләре өчен җавап бирергә өйрәтегез.
Ата-ананың балага әдәп-әхлак кагыйдәләрен өйрәтүе генә түгел, аларга үрнәк булуы да мөһим. Балалар бар нәрсәне күреп тора. Әти-әнинең сүзләре белән кылган гамәлләре туры килмәү балага начар йогынты ясаячак. Шуңа да лаеклы кеше тәрбияләү өчен эшне үзегездән башлагыз.
Балагыздан киңәшләр сорагыз. Шулай сез аңарда һәрнәрсәгә карата үз фикерен булдырырга өйрәтерсез. Әти-әнисенең аның ярдәменә мохтаҗ булуын тою балада хөрмәт хисе уятыр. Бала үз фикерен әйтергә курыкмас.
Катгый тыюларга караганда, бала белән ачыктан-ачык сөйләшү яхшырак. Баланың фикерен исәпкә алып, юл кую турында уйланыгыз. Ата-ана әлеге тәрбия алымнарын никадәр иртәрәк өйрәнсә, бала өчен шулкадәр яхшырак. Әлеге гади генә кагыйдәләрне үтәгәндә, бала бәхетле һәм тәрбияле булып үсәчәк.
Балагыз акыллы, сәләтле булып үссен дисәгез, түбәндәге киңәшләргә дә колак салыгыз.
Мөстәкыйльлекне
мактау
Баланың укуын даими күзәтеп барып кына тиешле нәтиҗәгә ирешеп булмый. Балада мөстәкыйльлек тәрбияләү, аның фикерләү сәләтен үстерү мөһим.
Уңыш төшенчәсен сеңдерү өчен балага: “Син барысын да булдырасың. Мин сиңа ышанам”, — дип кабатлап торырга кирәк. Шул рәвешле бала киләчәккә өмет белән караудан тыш, аны үз куллары белән булдырырга да өйрәнәчәк.
Өлкәннәр ярдәме
Аннан башка мөстәкыйльлеккә ирешү шактый катлаулы. Балагызга, нәрсә дә булса беренче тапкыр килеп чыкмаса, икенче тапкыр, һичшиксез, килеп чыгачак дип аңлатыгыз.
Ышану һәм хуплау
Алар дөньяны танып белергә өйрәнүче бала өчен бик мөһим. Шул рәвешле ул үз фикеренең әһәмиятлелеген, үз көченә ныклы ышаныч тоя.
Хәрәкәтле уеннар
Артык хәрәкәтчән балагызны көненә ничә тапкыр ачуланасыз? Ә бит сез аңа көчен кая да булса куярга кирәк икәнлеген дә аңларга тиеш. Моннан башка максатка ирешеп булмый.
Хөрмәт тәрбияләү
Әйләнә-тирәдәгеләргә хөрмәтне балада сабый чагыннан ук тәрбияләргә кирәк. Тыңлашмау һәм үзсүзлелекне булдырмас өчен бала алдында ата-ананың дәрәҗәсе зур булырга тиеш. Ә башкаларга карата ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру балага җәмгыятькә җайлашуны җиңеләйтә.
Файдалы чикләүләр
Тыюлар һәм мактауларны билгеләп куегыз, җәза бирүне кертегез. Әмма боларның һәркайсы өчен ныклы нигез һәм җитди сәбәп булырга тиеш.
Бүләкләү һәм
кызыксындыру
Баланың күпкырлы үсеше өчен аны һәр эшендә, бик үк мөһим булмаганнарында да, мактап, бүләкләп торырга кирәк.
Зөһрә ИСЛАМОВА әзерләде.