+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 гыйнвар 2020, 07:03

Эллари Хәкимова елак кыз булганмы?

Әллә аның күз яшьләренә әти-әнисе сәбәпче булганмы?

Әллә аның күз яшьләренә әти-әнисе сәбәпче булганмы?

Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразова гаиләсендәге тәүге "җимеш" бу хакта Инстаграм сәхифәсендә болай яза:
"Бүген минем өчен иң мөһиме ‒ 9нчы сыйныфны яхшы билгеләргә тәмамларга. Алда зур имтиханнар ‒ ОГЭ бирәсе бар. Минем хәлне 9нчы сыйныф укучылары гына түгел, гомумән, мәктәптә укыган һәркем аңлыйдыр дип уйлыйм.

Әнием белән Әтиемне яратам һәм хөрмәт итәм. Аларның миңа әйткән һәрбер үгет-нәсыйхәте кадерле. Кечкенә чагымда аларны бик сирәк күрә идем... Телевизордан карап, аларның җырларын тыңлый, кушылып җырлый идем. Сагынып елаган чаклар да булды.

Миннән әтием-әнием еш кына: «Кызым, синең кем буласың килә?» ‒ дип сорыйлар. «Җырчы буласың килмиме?» ‒ дип тә сораганнары булды. Мин шуны гына төгәл әйтә алам: җырчы булмас идем. Шулай да, җырга укымасам да, вокал мәктәбем булмаса да, күңелемнән җырларга яратам. Ләкин үземне башка өлкәдә күрәм».

Акыллы кыз, Әлшәй тамырлары нык булуы сизелеп тора.
Фото: vk.com сайтыннан.
Читайте нас