Башкаланың Нижегородка бистәсендә яшәүче 12 яшьлек икетуган кызлар арасындагы канлы вакыйганың сәбәбе нидә?
Кызлар бер мәктәпкә йөри, әтиләре һәм бабалары Ринат көче белән күтәрелгән өч катлы йортта да яшиләр. Йортта урамнан аерым керү урыны булган өч фатир бар: берсендә дәү әтиләре һәм аның хатыны яши, тагын икесендә — уллары һәм аларның гаиләләре.
Туганына пычак белән ташланган кыз - өлкән улының кызы, гаиләдә бердәнбер бала. Ә менә яраланган кызның 16 яшьлек абыйсы һәм 2 яшьлек сеңлесе бар.
— Мин нәрсә булганын белмим. Улларым да берни дә әйтә алмый. Хәзер инде, мөгаен, кызларны төрле мәктәпләрдә укытырган туры килер, - ди Ринат.
Аның сүзләренә караганда, оныклары иртәләрен күрешми дә, чөнки аерым яшиләр. Ә мәктәпкә кадәр әти-әниләре аларны еш кына машинада йөртә. "Без бик тату яшәдек", - дигән ул ufa1.ru хәбәрчесенә.
Яраланган кыз реанимациядә, үз аңында. Әти-әнисе аның янында. Ә икенче гаиләне алар ак машинада каядыр алып китүләрен күргән.
Канлы вакыйганың сәбәпләре ачыклана.