Безнең төркемдә ел дәвамында шушы темага үзенчәлекле чаралар оештырыла
Безнең 6нчы “Кояшкай” балалар бакчасында чын ватанпәрвәрләр тәрбияләүгә зур игътибар бирелә, бу темага ел дәвамында даими чаралар үткәрелә.
Республикабызның 100 еллык юбилее уңаеннан “Кояшкай”да бихисап мәдәни чаралар оештырылды. Һәр төркемдә интеллектуаль уеннар узды, концертлар күрсәтелде, аларга әти-әниләр дә чакырылды.
Мәктәпкә әзерлек төркемнәре һәр чарада башлап йөрде. Безнең тәрбияләнүчеләр “Башкортстанның җиде могҗизасы” дип аталган мавыктыргыч һәм фәһемле ачык дәрес күрсәтте. Кызлар һәм малайлар гүзәл туган төягебез хакында бай мәгълүматка ия булуын исбатлады. Чара уен рәвешендә үтте. “Республика символикасын бел!”, “Башкорт халкының милли киемнәре”, “Халкыбызның милли ашлары”, “Күркәм гореф-гадәтләребез” кебек иҗади бәйгеләрдә балалар бик теләп катнашты. Бәйрәм серле, әкияти сюжетка корылуы белән иң кечкенәләрнең дә күңеленә хуш килде. Бәйгедә катнашучылар тылсымлы келәмдә республика киңлекләре буйлап “сәяхәт” кылды, белемнәрен күрсәтте.
Дәртле җыр-биюләр, сәнгатьле сүз бәйрәмгә ямь өстәде.
Гүзәл Карипова,
“Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе.
Дүртөйле районы.