+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 гыйнвар 2020, 09:45

"Әтием, зинһар, тимә!"

36 яшьлек ир 10 һәм 11 яшьлек кызларын көчләгән.

36 яшьлек ир 10 һәм 11 яшьлек кызларын көчләгән.
Омск өлкәсендә яшәүче өч бала әтисе кулга алынды. Ир 10 һәм 11 яшьлек кызларын көчләүдә гаепләнә...
Ул балаларын берүзе тәрбияләгән булган, чөнки хатынын ата-ана хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Кызлар мәсхәрәләү турында укытучыларына сөйләгән. Балалар әйтүенчә, әтиләре алар белән декабрьдә якынлык кылган. Гыйнварда мәктәп директоры моның турында хокук сакчыларына гариза язган.
Ирнең гаебе исбат ителсә, ул калган гомеренең 20 елын колониядә үткәрәчәк.
Балалар әлеге вакытта социаль реабилитация үзәгендә.
Читайте нас