Бүген иртән Бөре районында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган.
Фаҗига Уфа - Янавыл автоюлының 88нче чакрымында булган, анда "Лада Калина" һәм "Вольво" йөк машинасы бәрелешкән.
- Авария нәтиҗәсендә җиңел машина водителе һәм аның балигъ булмаган пассажиры, кыз бала, һәлакәт урынында вафат булды, - дип белдерделәр ЮХХДИ хезмәткәрләре.
Авария урынында полиция һәм башка хезмәтләр эшли. Аның хәл-шартлары ачыклана.
ЮХХДИ хезмәткәрләре белдерүенчә, узган тәүлектә Башкортстан юлларында 11 юл һәлакате теркәлгән, аларда 14 кеше зыян күргән. Шул уңайдан водительләргә аеруча игътибарлы булырга киңәш ителә.