+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 гыйнвар 2020, 12:55

Ашыгыч ярдәм табибларын ерткычларча кыйнаганнар

Бүген иртәнге җидедә республикада коточкыч хәл булган.

Бүген иртәнге җидедә республикада коточкыч хәл булган.


Учалы районында дәваханәгә чакыру килә. Абзаково авылында яшәүче хатын шалтыратып, иренең хәле бик авыр икәнен белдерә.
Иртәнге җидедә ашыгыч ярдәм бригадасы күрсәтелгән йортка китә. Тик анда аларга ярдәм чакырткан хатын һәм аның ире һөҗүм итә. Алар исерек була.


Ир белән хатын санитарларны ерткычларча кыйнаган, ашыгыч ярдәм машинасын йөртүче генә имгәнми калган. Вакыйга урынына тиз арада полиция чакыртылган. Кыйнауның хәл-шартларын тикшерүчеләр ачыклаячак.
Фото:"Баш ньюс"
Читайте нас