+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 гыйнвар 2020, 13:09

Моргта ир-ат гәүдәсе урынына хатын-кыз мәетен биргәннәр

Һәр җирдә үз эшенә бармак аша караучылар җитәрлек инде. Моргларда да бар икән андый ваемсызлар. Казан моргында ир-ат гәүдәсе урынына хатын-кызның мәетен биргәннәр.

Һәр җирдә үз эшенә бармак аша караучылар җитәрлек инде. Моргларда да бар икән андый ваемсызлар. Казан моргында ир-ат гәүдәсе урынына хатын-кызның мәетен биргәннәр.

Мәетләрне Татарстан судмедэкспертиза бюросында бутаганнар. Туганнары мәетләр алмашынганлыгын мәчеткә җеназа намазына алып килгәч кенә белә.

Социаль челтәрләрдә бастырылган кадрларда моргка кире кайтарылган одеялга төрелгән мәетне машинадан чыгарулары күренә.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында аңлатуларынча, учреждениедә мәетне бирүнең билгеле бер тәртибе расланган, аның нигезендә мәет туганнарына күрсәтмичә генә бирелми.

«Бу очракта, мәетне алыр алдыннан, туганы аны карап чыкты һәм анда үзенең туганы икәнен әйтте. Бу видеокүзәтү системасы белән теркәлгән», – дигәннәр Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Министрлыкта шулай ук гаеплеләргә карата дисциплинар чаралар күреләчәк, дигәннәр. Республика суд-медицина экспертизасы бюросында мәрхүмнең туганнары алдында гафу үтенгәннәр. Бу хакта "Ватаным Татарстан" гәзите хәбәр урнаштырган.
Фото: vdoroge.zp.ua сайтыннан
Читайте нас