+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 гыйнвар 2020, 12:50

Яңа туган бала ничә сум тора?..

36 яшьлек хатын аны 440 мең сумга бәяләгән.

36 яшьлек хатын аны 440 мең сумга бәяләгән.


Ставрополь краенда яшәүче хатынга карата җинаять эше кузгатылды.


Билгеле булуынча, 36 яшьлек хатын туачак баласын сатмакчы була. Декабрьдә дөньяга киләчәк баланы сату турындагы игъланны ул социаль челтәрләрдә урнаштыра. Моны икенче бер хатын күреп, полициягә хәбәр итә.


Шушы ук хатын хокук сакчыларына ярдәмгә килә дә инде. Баланы ул 440 мең сумга "сатып алырга" була. Сабыйны акчага әйләндергәндә яшь ана кулга алына.


Әлеге вакытта сабый дәваханәдә.
Читайте нас