+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 Января 2020, 13:05

Югалган көнне үк үлгән...

Ә аны ярты ел эзләделәр.

Ә аны ярты ел эзләделәр.


Чишмә районында яшәгән 37 яшьлек Галина Погарскаяның югалуы турындагы хәбәр былтыр 6 августта ук пәйда булды. Ул чакта аның эштән өенә кайтмавы турында хәбәр ителде. Паниканы якыннары, волонтерлар һәм полицейскийлар күтәрә.
Бүген 27 гыйнварда гына, «Лиза Алерт Башкортстан» ВК-Берлегенең рәсми битендә хатынның вафат булуы турында белдерү пәйда булды.


Хатынның әнисе Ирина Погарская сүзләренә караганда, югалган көнне Галинаны машина бәрдерә.


"Мин бу хакта берни дә белмәдем... 6 августта аның һәлак булуы турында миңа 11 декабрьдә генә мәгълүм булды. Ул чакта миңа аны 9 августта җирләгәннәр, дип хәбәр иттеләр, чөнки аны берәү дә танымаган, үзе белән документлары да, телефоны да булмаган. Аны Самара өлкәсеннән килгән машина бәрдергән. Юл тар, караңгы булган, ул кара пәлтәдә һәм кара чалбарда иде. Ул көндә яңгыр ява иде. Бәлки, күрмәгәннәрдер, әмма юл-транспорт һәлакәтендә гаепне шунда ук кызыма япсарганнар. Беркемне дә җәзага тарттырмадылар", — дип хәбәр итә ханым.


«Син һәрвакыт минем йөрәгемдә. Мине гафу ит ", - Ирина Погарская социаль челтәрләрдә кызына әнә шулай мөрәҗәгать иткән...
Фото: Медиакорсеть.

Читайте нас