Башкортстанда 100 меңенче инцидент-мөрәҗәгать теркәлде.
“Юбилей”лы мөрәҗәгать Уфада кар чистатуга кагыла. Аның авторы республика Башлыгы Радий Хәбировның посты астында комментарий калдырган. Ул Армавир, Зәйнәп Биишева, 158нче гимназия янындагы урамнарны чистартуны үтенгән.
Коммуналь хезмәтләр әлеге проблеманы система күз уңына эләгү белән хәл иткән. Шул ук вакытта Уфаның Киров районы хакимияте башлыгы Илвир Нурдәүләтов белдерүенчә, гыйнвар ахырына кадәр әлеге адреслар буенча урамнарны чистарту өчен янә техника җибәреләчәк.
“Инцидент” — халыкның социаль челтәрләрдәге мөрәҗәгатьләрен мониторинглауның автоматлаштырылган системасы. Аны “Медиалогия” компаниясе эшләгән. Ул Русия Президенты Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко командасы контролендә.
Башкортстанда система 2018 елның 15 октябреннән эшли. Иң күп мөрәҗәгатьләр сентябрьдә (9526), июльдә (9243), октябрьдә (7891) һәм августта (7752) теркәлгән. Узган елда “Юллар”, “Төзекләндерү”, “ЖКХ” темалары буенча иң күп инцидентлар теркәлгән. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге Уфадан, Стәрлетамактан, Салаваттан, Нефтекамадан, Сибайдан һәм Иглин районыннан килгән.
Инцидент проблема хәл ителгәч кенә ябыла, аңа кадәр робот аны күз уңыннан ычкындырмый.