Һәм моңа коронавирус сәбәпче булачак.
Эпидемия аркасында бу эш белән шөгыльләнүчеләрне - гаджетлар җыючы Кытай эшчеләрен эшкә чыгудан тыярга мөмкиннәр. Бу иң беренче чиратта Ухань шәһәреннән 500 километр ераклыкта урнашкан Хэнань провинциясендәге Foxconn фабрикасына кагыла. Анда коронавирус эләктергән кешеләр саны арта бара.
Кытайдагы “Айфоннар шәһәре”ндәге предприятиедә җитештерү вакытлыча тукталырга мөмкин. Компания вәкилләре партнерлары алдындагы бурычларны үтәү буенча мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышуын белдерсә дә, коронавирус белән бәйле хәлгә комментарий бирми.
Соңгы мәгълүматлар буенча, Кытайда куркыныч вирус белән авыручылар саны өч меңне узган, үлүчеләр саны – 100дән артык...