Бу адәм балага биш яшь булганда ук тәүге тапкыр аны мәсхәрәләгән.
Әстерхан шәһәрендә яшәүче 40 яшьлек ир кулга алынды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, ул кызын 14 ел дәвамында көчләгән.
Беренче тапкыр бу хәл балага 5 яшь вакытында булган. Нәтиҗәдә, ирне баласын 130 тапкыр көчләүдә гаеплиләр. Бары тик 2019 елда кыз гаиләсеннән киткәч кенә, полициягә мөрәҗәгать иткән, дип яза "Комсомольская правда" гәзите.
Әлеге хәл буенча тикшерүләр дәвам итә.