+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 гыйнвар 2020, 09:40

Балаларны картәниләренә бирергә уйлыйлар

Әтиләре ике улын Шереметьево аэропортында ташлап киткән иде.

Әтиләре ике улын Шереметьево аэропортында ташлап киткән иде.

Профилактика органнары системасы белгечләре әтиләре Мәскәүнең Шереметьево аэропортында ташлап калдырган балаларны кире туган якларына, Амурдагы Комсомольск шәһәренә кайтарырга тырышачак.

Малайларны, әти кеше белән әниләреннән тыш, картәти белән картәниләре дә үзләренә алырга теләк белдергән. Бу хакта Хабаровск краеның халыкны социаль яклау министры Светлана Петухова хәбәр итте.

26 гыйнварда 41 яшьлек ир үзенең биш һәм сигез яшьлек уллары белән Хабаровск–Мәскәү авиарейсы белән Шереметьево аэропортына килә һәм анда балаларын калдырып китә. Әтиләре улларының рюкзагында туу турында таныклыкларын һәм аларны сыендыру үтенече белән язу калдырган. Ир финанс кыенлыклар аркасында балаларны вакытлыча карый алмавын, соңрак килеп алачагын язган.

Билгеле булуынча, полиция хезмәткәрләре балаларның башта әнисен тапкан. Хабаровск краенда Бала хокуклары буенча вәкил Виктория Трегубенко белдерүенчә, хатын ире белән берничә ел элек аерылышкан. Шул вакыттан бирле ул аның белән дә, уллары белән дә элемтәдә тормаган.
Дүшәмбе көнне малайларның әтиләре дә табылды, ул үзе тикшерүчеләр янына килгән.

Светлана Петухова белдерүенчә, балаларны атна ахырына кадәр төбәккә алып китәргә тиешләр. "Профилактика системасы учреждениеләре белгечләренең төп бурычы — балаларны гаиләгә кайтару. Малайларның әниләре яклап картәнисе һәм картәтисе бар, алар үзләренә алырга әзер булуларын белдерде. Анда шартлар яхшы, — ди ул.
Фото: ТАСС.
Читайте нас