Алар башта беркатлы балаларның ышанычын яулаган.
Уфалылардан фатир талап йөрүче ике кешенең шәхесен ачыклауда ярдәм итүне сорыйлар. Ике кыз, үзләрен балаларга әниләренең танышлары дип алдап, ишекне ачтырып керә һәм алтыннарын, бизәнү әйберләрен, акчаларын урлап чыга.
Мондый очраклар башкаланың Октябрь һәм Совет районнарында булган.
Мондый очраклар турында Уфада яшәүче ике гаилә хәбәр иткән. Аларның берсе — 80, ә икенчесе 5 мең сумлык зыян күргән. Кызлар, подъездга кереп, каршыларына очраган балага әнисенең танышлары, аңа бурыч бирергә килдек, дип ышандыра. Бала аларны фатирга алып керә, һәм кече яшьтәге мәктәп укучысы берсе әйтеп торганны язганчы, икенчесе фатирны “чистартып” чыгарга өлгерә.
Каракларны видеокүзәтү камерасы эләктергән. “Әгәр бу кешеләрне танысагыз яки аларның кайда булуы турында белсәгез, якын арада полиция бүлегенә хәбәр итүегезне үтенәбез", — дип мөрәҗәгать итә Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы.