Хезмәт хакларын арттыру буенча эшлекле чаралар күрелсә дә, игелекле гамәлләрнең максатка якынаймавы көн кебек ачык. Халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү буенча Русиядә байтак программалар эшләп килә. Моннан тыш, төбәкләрдә шушы ук юнәлештәге максатлы проектлар тормышка ашырыла. Муниципалитетларда да хәерчелекне бетерү буенча кулдан килгәнне эшлиләр кебек.
Русиядә хәерчелек проблемасын хәл итүдә президент Владимир Путинның җитди башлангычлары билгеле, алар балалы гаиләләргә дә кагыла. Атап әйткәндә, Ана капиталы программасы 2026 елга кадәр озайтылды. Моннан тыш, 2020 елда балалары туган гаиләләргә дә түләүләр каралган.
Фото Интернет челтәреннән.