Русиянең 63 төбәгенең 200 проекты арасында республиканың 6 этник проекты югары бәһаланды. Атап әйткәндә, Әлшәй районында оештырылган һәм зур уңыш белән үткән “Гасырларны гасырларга бәйләп” башкорт паласы республика фестиваль-конкурсы халык йолаларын һәм гореф-гадәтләрен саклаган һәм үстергән өчен югары дәрәҗәле дипломнар белән билгеләнде.
Конкурс халыкларның мәдәни һәм тел күптөрлелеген саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Русия Президенты каршындагы Советның милләтара мөнәсәбәтләр комиссиясе ярдәме белән үткәрелде.
Фото Әлшәй районы хакимияте сайтыннан.