33 яшьлек хатын сөяркәсе кулыннан һәлак булган.
27 гыйнварда Новосибирск шәһәренең бер подъездында коточкыч фаҗига булган. Ир йөклелекнең 32нче атнасында булган хатынын пычак белән чәнечеп үтергән. Бу хәл подъезддагы видеокамерага эләккән.
Билгеле булуынча, алар "гражданлык никахы" белән яшәгән. Ир 33 яшьлек хатынга моңа кадәр дә кул күтәргән булган. Ул аны хыянәт итүдә гаепләгән. Хатын күптән түгел генә, иреннән качып, биредә фатирга түләп яши башлаган булган. Ирнең хатынны саклап торуы турында шаһитлар да бар.
Канга баткан хатынны мәктәп укучылары таба. Кызганычка каршы, дәваханәдә табиблар балага да, хатынга да ярдәм итә алмый.