Балага шуклыгы өчен җәза бирелерме?
Краснодар шәһәрендә яшәүче 4 нче сыйныф укчысы мәктәбен яндырган.
49нчы мәктәп укучысы зажигалка тапкан һәм аны кабызып карарга булган. Күрәсең, шук малай бу эшне кием-салым бүлмәсендә башкарган, чөнки көтмәгәндә бер курткага ут каба. Әрләнүдән куркып, малай моны берсенә дә әйтмәскә була. Янгын турында да мәктәпне ут ялмап алгач кына хәбәр итәләр.
Нәтиҗәдә, мәктәптән 524 укучы һәм 60 укытуы эвакуацияләнә. Бәхеткә, тән ярасы алучылар юк.
Шәһәр мэры Евгений Первышов малай ягына баса һәм бу чыгымны үзе каплатырга була.