Нефтекама шәһәрендә яшәүче 50 яшьлек ирнең 13 яшьлек кыз белән җенси мөнәсәбәткә керүе билгеле булды.
Билгеле булуенча, декабрьдә булган бу хәл ике якның да ризалыгы белән башкарылган. Гыйнварда гына хокук сакчыларына бу хәлне ачыкларга туры килгән.
Әлеге вакытта ир белән тикшерү эшләре алып барыла. Аңа моның өчен 3-10 ел иректән мәхрүм калу яный.