+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 гыйнвар 2020, 06:45

Ике улын да Чечня сугышында югалткан...

Менә шул ана инде 20 елга якын дәүләттән торак ала алмый, тулай торакта иза чигә.

Менә шул ана инде 20 елга якын дәүләттән торак ала алмый, тулай торакта иза чигә.

Туймазы районында яшәүче, Чечня сугышында ике улын югалткан хатын бу хакта Русия Ветераннар берлеге вәкилләренә сөйләгән. Республика Офицерлар йортында ветераннар, шулай ук һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең тол хатыннары һәм ата-аналары белән очрашу узды.
Ватанны саклаучылар гаиләләре иҗтимагый оешмасы рәисе Ирина Машковская белдерүенчә, Башкортстанда улларын, кайберләре бердәнбер газизләрен, шушы сугышта югалткан гаиләләр байтак. "Әниләр көне, һәм сез әниләрегезгә шалтыратырга онытмагыз", – дигәч, аларга кем шалтыратачак? Кайберләренең бердәнбер улы иде..." ди ул.

Очрашуга күпләр торак, пенсия исәпләү, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык белән бәйле проблемаларны хәл итү өчен килгән. Чара "сорау – җавап " форматында узган. Түрә кабинетларының бусагасын таптап та бернинди җавап ала алмаган кешеләр аннан киләчәккә өмет белән кайтып киткән.
Фото: Башньюс.
Читайте нас