+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 гыйнвар 2020, 08:30

Кеше югалган

Ләйсән Шәрипова ике атна өенә кайтмаган...

Ләйсән Шәрипова ике атна өенә кайтмаган...

Илеш районының Югары Яркәй авылыннан Шәрипова (Рәшитова) Ләйсән Рәфис кызы югалган. 14 гыйнвардан аның кайдалыгы билгесез.

«Лиза Алерт» эзләү отряды волонтерлары фикеренчә, Ләйсән башка районда яисә шәһәрдә булырга мөмкин.

Аның буе 158 сантиметр, какча гәүдәле, бераз чал төшкән кара чәчле, соры күзле, тезгә кадәр төшеп торган кызыл куртка, кара чалбар, кара пима кигән булган.

Күрүчеләр булса, 8 800 700 5452, яки 112 телефоннары аша хәбәр итүегез сорала.



Фото: "Башинформ".
Читайте нас