+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 гыйнвар 2020, 17:20

Әниләре ике баласын коткарган, өченчесе һәлак булган

Бүген Татарстанның Әлмәт районында коточкыч фаҗига булган.

Бүген Татарстанның Әлмәт районында коточкыч фаҗига булган.

Татарстанның Әлмәт районындагы Кичүчат авылындагы бер йортта янгын чыккан.

Күпбалалы ана янгыннан ике өлкән баласын чыгарып өлгергән, кече улы һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәр итә.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә йортны ут тулысынча чолгап алган була. Аларга бу янгынны сүндерү өчен 40 минуттан артык вакыт кирәк була. Янган конструкцияләрен сүткәндә йорт эчендә биш яшьлек малайның мәете табыла.

Билгеле булуынча, бу йортта күпбалалы гаилә яшәгән. Янгын чыкканда, әни кеше — аш бүлмәсендә, ә өч бала үзләренең бүлмәсендә була. Балалар тавышын ишеткәч, әниләре бүлмәгә йөгереп керә, ике өлкән баланы эләктереп ала, ә өченчесен шунда ук таба алмый. Ул аның артыннан өйгә керергә тырышса да, әче төтен аркасында керә алмый.

Берничә минуттан өйгә гаилә башлыгы кайтып җитә. Ир шулай ук тәрәзәне ватып, өйгә кереп китәргә омтылса да, көчле ут ялкыны керергә мөмкинлек бирми.
Коточкыч фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
Фото: Татар-информ.
Читайте нас