+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 гыйнвар 2020, 16:25

Водитель Чаллыда... моргта

Уфа – Түбән Новгород маршруты водителенә ни булган?

Уфа – Түбән Новгород маршруты водителенә ни булган?
Кичә, 18 сәгатьтә, Яр Чаллы автовокзалына ашыгыч ярдәм бригадасын чакырталар - көтмәгәндә бер шоферның хәле начарайган. Кызганычка каршы, 42 яшьлек иргә ярдәм итеп булмый. Ул тиз арада пассажир автобусы руле артында үлә.
Уфа - Түбән Новгород автобусы водителе расписание буенча Яр Чаллыда тукталыш ясаган, ул платформа янында туктарга өлгергән. Уфадан булган машина йөртүче үлеменең якынча сәбәбе - йөрәк өянәге.
Мәетне шәһәр моргына алып килгәннәр. Анда судмедэкспертлар ирнең үлеме турында ахыргы нәтиҗә чыгарачак. Шуннан соң туганнары мәетне алып китә алачак.
Фото: Уфа1.ру
Читайте нас