+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 гыйнвар 2020, 11:20

Ял иткәндә чама белмәсәң...

Балалары белән Мисырда ял итүче русиялене ана хокукыннан мәхрүм итүләре ихтимал.

Балалары белән Мисырда ял итүче русиялене ана хокукыннан мәхрүм итүләре ихтимал.

Русиялеләр чит илләрдә ял иткән вакытта "мөгез чыгарырга" ярата инде.

Шушы көннәрдә Мисырда балалары белән ял итүче әни кеше Интернетны “шаулатты”. Ул, кечкенә баласының кальян тартуын видеога төшереп, социаль челтәрләргә элгән. Бу хакта “Москва 24” телеканалы хәбәр итә.

Башта социаль челтәрләрдә кулына кальян трубкасы тоткан баланың фотосурәте генә куелган һәм аның, чыннан да, тартканмы икәнлеге аңлашылмый. Соңыннан басылып чыккан видео барысын да ачык чагылдыра.

Ролик Интернет кулланучылар арасында зур шау-шу уятты. Бик күпләр балаларына тәмәке тартырга рөхсәт иткән хатынны җәзага тарттыруны таләп итә һәм аларның кайберләре опека органнарына шикаять язарга әзер булуларын белдергән.
Фото: vesti.ru
Читайте нас