Ирләрне сабыр түгел, дип буламы соң?..
Кичә Иглин районында коточкыч хәл булган. Пычак белән чәнчелгән 32 яшьлек ирне дәваханәгә китергәннәр.
Билгеле булуынча, ул бергә яшәгән 40 яшьлек хатын белән кәеф-сафа корган. Бервакыт гашыйклар арасында низаг туа. Көнчел хатын ирне пычак белән чәнчә.
Яраланган ир, хатынга үпкәләп, күршеләренә кереп китә. Анда да табын корылган булган. Әмма озакламый иргә табиблар ярдәме кирәк була.
Җинаятьче үз гаебен таныган.