Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе урынбасары, Милли Шура рәисе Вәсил Шәйхразиев Башкортстан татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты
Вәсил Шәйхразиев очрашуны соңгы чорда алып барылучы эшчәнлек белән таныштырудан башлады. Милли Шура рәисе сүзләренә караганда, алда торган иң эур чараларның берсе – Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылау булса, икенчесе – Татарстан оешуга 100 ел тулуны билгеләү.
Вәсил Шәйхразиев сүзләренчә, дөньяда 8 миллион татар, шуның 5 миллион 300 меңе – Русиядә, калганнары чит илләрдә яши. Аларның барысына да Җиңү бәйрәме рухы барып җитәргә тиеш:
– Украина, Белоруссия, Төркия, Австралия, Америка һәм башка илләрдә яшәүче милләттәшләребез бар. Без аларга да бәйрәмне җиткерергә тиеш. Ул бер көн генә барырга тиеш түгел, ел буе дәвам итәргә тиеш.
Аннан соң Милли Шура рәисе Татарстанның 100 еллыгы уңаеннан алда торган чаралар турында сөйләде:
– Без – бөек халык, безнең тарихыбыз 100 ел белән генә чикләнми. Ул 1000 елдан артык. Ләкин соңгы 100 ел татар динамик үсешкә зур этәргеч биргән еллар. Быел бу уңайдан барлыгы 1800 чара уздыру каралган. Бу Татарстанда көн саен алты чара уза дигән сүз. Иң беренче чараны 1 гыйнварда туган баланы котлаудан башладык.
Вәсил Шәйхразиев күптән түгел Татар конгрессында Бөтендөнья башкорт конгрессы җитәкчеләре булып китүен әйтеп, хезмәттәшлеккә зур өметләр баглавын ассызыклады:
– Бу беренче тапкыр узган зур очрашу. Башкорт делегациясе дәртләнеп кайтып китте. Ике халык бергә эшләсә, безнең мөмкинлекләр зур булачак. Территория ягыннан да, халык саны буенча да без бергә күп булачакбыз, – диде һәм хезмәттәшлеккә зур өметләр белдерде.
Милли Шура рәисе агымдагы елда торган зур чаралар арасында Ташкентта – Урта Азия, Болгариядә – Европа сабантуйларын, Казанда беренче тапкыр БДБ илләре олимпиадасы узачагын атады. Аннан соң ул сорауларга җавап бирде. Икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин генерал Антонов, Даян Мурзин кебек игътибардан читтә калган татарларның исемен кайтару кирәклеген әйтте. Билгеле фермер Хәсән Идиятуллин да Рейхстагка байрак кадаучы Гази Заһитов һәм башка кайбер батырларга Русия Герое исемен бирү мәсьәләсен күтәрде.
Борай районыннан килгән Өлфәт хәзрәт дингә игътибар бирергә чакырды.
Башкортстан дәүләт телевидениесендә 20 ел буе татар телендә “Рәйхан” тапшыруын алып барган Халисә Мөхәммәдиева шул исемдәге клуб эшчәнлеге турында сөйләде.
Милли Шура рәисе Башкортстан татар җәмәгатьчелеге белән ай саен очрашулар уздырылачагын ышандырды.
Арытаба Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе урынбасары, Милли Шура рәисе Вәсил Шәйхразиев Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин белән очрашты. Анда дәүләт һәм иҗтимагый өлкәләрдә ике яклы хезмәттәшлек турында сүз барды.
Мөнир МӘХМҮТОВ.