+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
31 гыйнвар 2020, 11:55

Каракка карта паролен әйткән...

Өен сатарга теләүченең үзен талаганнар.


Нефтекама шәһәрендә яшәүче 53 яшьлек ир өен сатарга теләп, акчасыз калган. "Сатып алучы"ны ул "Авито"дан тапкан.
Җинаятьче, сатучыга шалтыратып, алдан бераз акча күчерергә теләвен әйтә. Ир карта номерын әйтә. Бераздан "сатып алучы" янә шалтырата. Бу юлы ул акча күчмәвен һәм яңа счет ачарга кирәклеген белдерә. Анда ул 50 мең сум күчерергә сүз бирә.
Сатучы яңа счет ачып, иргә парольләрен әйтә һәм берникадәр вакыттан картадан акча югалуын аңлый.
Читайте нас