Укытучылар баладан наркотик эзләткән.
Билгеле булуынча, бер көнне малай кизү торган һәм өлкән сыйныф укучыларның бәдрәфтә тәмәке тартуын әйтә. Укытучылар аңа наркотикны табарга куша. Өлкән сыйныф укучылары, моны аңлап, малайга яный.
Әлеге хәлдән соң бер ай үтүгә 9нчы сыйныф укучысы малайның күзенә чүкеч белән суга. Укучының әнисе әйтүенчә, сыйныф җитәкчесе барысын да белгән, әмма малайны яклаучы булмаган.