+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
31 гыйнвар 2020, 14:15

Әнисенең алтыннарын һәм акчасын урлаганнар...

Уфада янә, бала алдап, фатир талап чыкканнар.

Уфада янә, бала алдап, фатир талап чыкканнар.

Уфада ике хатынның балалар ышанычын яулап, фатир талап чыгулары турында язган идек инде. Социаль челтәрләрдә янә шундый ук очрак турында бер әти кеше мәгълүмат куйган.

Аның кызын ике яшь хатын подъездда сагалап торган. Үзләрен әнисенең ахирәтләре дип таныштырган мошенниклар фатирга су эчәргә һәм бәдрәфкә кереп чыгарга рөхсәт сораганнар. Бала, әлбәттә, ышанып, бу икәүне керткән.

Алар бу юлы да шул ук схема буенча эшли: берсе кызны cөйләндереп тора, икенчесе акча һәм бизәнү әйберләрен урлый. Бу инде башкалада “әни ахирәтләре”нең өченче теркәлгән җинаяте.

Полицейскийлар каракларны эзли һәм шәһәр халкын бу эштә ярдәм итүләрен сорый.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас