Әти кеше кызының туган көненә җыелган 23 баланы бикләп куйган һәм аларның әти-әниләренә каршы ут ачкан.
Һиндстанның Уттар-Прадеш штатында Суреш Батам исемле ир 20дән артык баланы кызының туган көненә чакырган. Ә аннары, балаларны ябып куеп, алар артыннан килгән әти-әниләренә каршы ут ачкан, граната ташлаган. Бу хакта NDTV телеканалына сылтама белән РИА-Новости хәбәр итә.
Полицейскийлар махсус операция барышында ирне атып үтергән, балалар азат ителгән. Тоткынлыкка алты айдан 15 яшькә кадәр 23 бала, шулай ук берничә хатын-кыз эләккән була. Бәхеткә, алар зыян күрмәгән.
Телеканал мәгълүматларына караганда, урындагы халык икенче көнне аның хатынына ташлар белән ябырыла. Хатынны авыр хәлдә госпитальгә китерәләр. Авыр тән җәрәхәтләре алган хатын да үлә.