Түрә ханымнарның кыйммәтле туннарын салып торырга да вакытлары булмаган.
Дәүләт думасы депутаты Наталья Поклонская Керчь түрәләренең Ленинград блокадасы ветераннарына берәр икмәк бүләк итүен тәнкыйтьләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Керчь шәһәре Советы рәисе Мая Хуҗина һәм аның урынбасары Лариса Щербула 11 ветеран янында булган. Аларның һәркайсына берәр икмәк һәм медаль бүләк иткәннәр. Кыйммәтле тун кигән дәүләт хезмәткәрләренең “юмартлыгы" социаль челтәрләрдә җәнҗал чыгарган. Хуҗинага бүләкләү турындагы пост-отчетны ашыгыч рәвештә алып ташларга туры килгән.
Түрәләр үзләре ветераннарга кулдан эшләнгән караим пироглары бүләк итүләрен, ә туннарын салып торырга вакытлары булмавын, бик ашыкканнарын аңлаткан.
"Бу фотоларны күргән кешенең ачуы кабара. Тун кигән түтиләр баскан, күрәсең, аларның тормышы начар түгелдер. Ә янәшәдә — халатлы әби", — дип белдерә Поклонская.
"Ә икмәкләрне сатып алуга акча шәһәр бюджетыннан бирелгән булса, бер дә аптырамыйм", - дип өсти ул.