+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 февраль 2020, 13:05

Барлык “беренчеләр” мәктәпле булачак!

1 февральдән балаларны беренче сыйныфка мәктәпкә бирү буенча гаризалар кабул итү башланды. Гаризаларны берничә юл белән тапшырып була.

1 февральдән балаларны беренче сыйныфка мәктәпкә бирү буенча гаризалар кабул итү башланды. Гаризаларны берничә юл белән тапшырып була.

Элеккечә, ата-аналарга документларны мәктәпкә килеп тапшырырга мөмкин. Икенче мөмкинлек – махсус сайтларда онлайн-режимда гариза тутыру.

Башкортстанда бүген 6700 гариза кабул ителгән, ләкин техникада бераз тайпылышлар барлыкка килгән. Социаль челтәрдәге битендә Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Фәнүр Ягафәров бу уңайдан халыкка борчылмаска киңәш итә: “Барлык беренче сыйныф укучылары да беренче сентябрьдә парта артына утырачак. 30 июньгә кадәр мәктәпләргә беркетелгән территорияләрдәге балалар өчен гаризалар кабул итү оештырыла, ә 1 июльдән – калган урыннарга башкалар өчен”.

Техник җитешсезлек төзәтелгән. Гаризаны “Электронное комлектование школ” https//complect.edu rb.ru аша биреп була.
Гариза биргәндә проблемалар килеп чыкканда 7(347)266 10 96 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Моннан тыш, гаризаны дәүләт хезмәтләренең төбәк порталы аша биреп була. Бу очракта сорауларны 7(347)2180000 телефоны аша бирергә.
Читайте нас