+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 февраль 2020, 19:55

Якташ студентлар – район киләчәге

Соңгы чорда Әлшәй районының социаль-икътисади үсешендә моңарчы булмаган җанлылык күзәтелә. Шул сәбәпле, әйдәүче тармакларда кадрларга ихтыяҗ зур.

Әлеге мәсьәләне хәл итүдә Әлшәй районы җитәкчелеге республиканың югары һәм урта махсус уку йортларында белем алучы якташ-студентларга зур өметләр баглый.

1 февральдә район Мәдәният сараенда үткән студентлар белән очрашу бу юнәлештәге эшчәнлекнең дәвамы булып тора. Хәзерге вакытта Башкортстан һәм Русия уку йортларында Әлшәй районында туып-үскән 812 кеше белем ала.

Дипломлы белгечләрне эшкә туган тарафларга җәлеп итү буенча максатлы эш Әлшәй районы хакимиятенең махсус программасы нигезендә алып барыла. Шуңа ярашлы, чарада 6 юнәлештәге секцияләр утырышы үткәрелде. Һөнәри мәйданчыкларда район хакимияте бүлекләре, шулай ук оешмалар һәм хуҗалыклар җитәкчеләре таләп ителүче белгечләргә уңайлы эш шартлары тудыру, өстенлекләр булдыру буенча анык тәкъдимнәр белән чыкты.

Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин, секцияләрнең һәрберсендә булып, студентлар белән җанлы очрашулар үткәрде, чара барышында туган сорауларга җавап бирде.

Пленар утырышта эшлекле сөйләшүләр дәвам итте. Әлеге чараның көтелгән нәтиҗәсе сыйфатында Әлшәй районы яшь кадрлар белән мотлак тулыланыр, дигән ныклы ышаныч бар.

Автор фотосы.
Читайте нас