+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 февраль 2020, 07:50

44 яшьлек ирне тепловоз бәрдергән

Фаҗигале хәлгә юлыгучы авыр хәлдә.

Фаҗигале хәлгә юлыгучы авыр хәлдә.

2 февральдә Куергазы районының Ермолаево авылы янындагы тимер юл кичүендә тепловоз бер ирне бәрдергән.

Хокук саклау органнарындагы чыганакка сылтама белән “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәр итүенчә, фаҗигале хәлгә юлыгучы - 44 яшьлек Күмертау кешесе. Ул авыр хәлдә шәһәр клиник дәваханәсенең реанимация бүлегенә китерелгән.

Алдан алынган мәгълүматлар буенча, тепловоз бәрдергәндә ир Чапаев урамы буенча урнашкан тимер юл кичүендә булган. Әлеге хәлнең барлык шартлары ачыклана, тикшерү бара.
Фото: gtrk.tv
Читайте нас