+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 февраль 2020, 12:15

Кызы әтисен үлемнән алып калган...

Ике бала утырткан ирнең руль артында йөрәге туктаган.

Ике бала утырткан ирнең руль артында йөрәге туктаган.

Бөекбританиядә 15 яшьлек мәктәп укучысы Эли Холбурн әтисен үлемнән коткарып калган. Кызга мәктәптә үткәрелгән махсус дәресләрдә беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнүнең файдасы тия.

60 яшьлек Кевин мәктәптән Элины һәм аның 13 яшьлек энесе Дэнны алырга килгән. Ул көнне ир үзен начар хис итә, күкрәк читлегендә авырту һәм әрнү тоя.

Машинасы светофорга туктагач, Кевин аңын югалта һәм гәүдәсе белән рульгә егыла. Соңыннан ачыклануынча, ирнең йөрәге туктаган була. Шуңа да карамастан, балалар югалып калмый: Эли ашыгыч ярдәм чакырта, ә Дэн әнисенә шалтырата.

Аннан соң кыз әтисен автомобильнең алгы утыргычына яткыра һәм йөрәк-үпкә реанимациясе алымнарын эшли башлый. Ул моңа ике атна элек кенә мәктәптә өйрәнгән була. Шунда үтеп баручы водитель дә ярдәмгә килә, балаларның әтисен асфальтка чыгарып салып, аңа табиблар килгәнче ярдәм күрсәтә.

Ашыгыч килеп җиткән табиблар Кевинның йөрәген дефибриллятор ярдәмендә эшләтеп җибәрә, ә дәваханәдә аңа ашыгыч операция үткәрәләр.
Ир ике көн комада була, әмма табиблар аның савыгачагына ышана.
Фото: activityedu.ru
Читайте нас: