+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 февраль 2020, 08:55

Очкыч пилотлары сугышкан...

Самолет Париждан Мәскәүгә очарга тиеш булган.

Самолет Париждан Мәскәүгә очарга тиеш булган.

Моның турында РЕН ТВ телеканалына самолетта булган пассажирлар хәбәр иткән. Бер пассажир сөйләвенчә, самолет очып китү полосасына бара башлагач, салонда булган кешеләр пилотлар кабинасында шау-шу ишеткән. Арытаба ачыклануынча, пилотлар сугышкан.

Бу хәлдән соң очкычка икенче пилотлар утырган. Очып киткәннән соң самолет эчендә суык була башлаган һәм пилотлар самолетны Парижга кире кайтарган.

Арытаба самолет алыштырылган һәм Мәскәүгә уңышлы барып җиткән.

- Без 12 сәгать югалттык. Башта пилотлар арасында низаг булды. Арытаба самолет эче суынды һәм без Парижга кире кайттык. Мин бик нык курыктым, - дип сөйләгән РЕН ТВ телеканалына пассажирларның берсе.
Фото: pixabay.com
Читайте нас