Башкортстанда шушы елның гыйнварында республика юлларында үлем-китем дәрәҗәсе 40 проценттан артып киткән.
Исегездә булса, балтыр Башкортстанда 4284 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда 469 кеше һәлак булды, 5441 кеше яраланды. Балалар катнашлыгында 438 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, 23 бала һәлак булды, 464 бала яраланды.
— Юлларга кураторлык итүчеләр елның беренче аенда җиңелде. Гыйнвар бездә коточкыч килеп чыкты, — диде бүгенге киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов сүзләренә караганда, аварияләрне киметү өчен Башкортстанда өч юнәлеш буенча эш башкарылачак.
— Беренчесе – августтан башлап камералар саны 1001 берәмлеккә кадәр артачак; икенчесе – юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемалары эшләнде, шул исәптән тиешле санда юл билгеләрен урнаштыру белән; өченчесе – юл катламын норматив хәлгә китерү, - диде ул.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: төбәк ЮХХДИ мәгълүматларына караганда, ел башыннан бирле Башкортстанда 297 юл-транспорт һәлакәте булган, 42 кеше (бер бала) үлгән, 361 кеше яраланган (аларның 35е - балалар).