Берсен — мәктәпкә, икенчесен балалар бакчасына урнаштырганнар.
Мәскәүнең "Шереметьево" аэропортында әтиләре ташлап калдырган балаларны картәниләре янына кайтарганнар иде. Малайларның берсен — мәктәпкә, ә кечерәген балалар бакчасына урнаштырганнар. Бу хакта "РИА-Новости" хәбәр итә.
Амурдагы Комсомольск шәһәре хакимияте вәкиле белдерүенчә, бүген малайларның өлкәне мәктәпкә укырга бара, ә кечесе балалар бакчасына йөри башлаган инде. Аларның картәниләре мәктәптә дә булган, балалар бакчасын да караган.
Билгеле булуынча, 26 гыйнварда бу балаларны әтиләре Мәскәүдә "Шереметьево" аэропортында калдырып киткән иде. Әтиләре улларының рюкзагында туу турында таныклыкларын һәм аларны сыендыру үтенече белән язу калдырган. Ир финанс кыенлыклар аркасында балаларны вакытлыча карый алмавын, соңрак килеп алачагын язган.
Малайларның әнисе аерым яшәгән һәм алар белән элемтәдә тормаган. Ә яңа иренә ул башта балалары барлыгын бөтенләй белдермәгән, уллары барлыгы ачыклангач, “без малайларны приюттан тәрбиягә алган идек”, дип алдаган.