Дүртөйле районында “Инцидент” системасы бик күп мәсьәләләрне хәл итәргә этәргеч биргән.
Башкортстанда, “Инцидент менеджмент” системасы эшли башлауга бер елдан артык вакыт үтте. Әлеге проектның төп максаты — гади халыкны борчыган көнүзәк мәсьәләләрне хәл итү эшен җанландыру. Социаль челтәрләрдә теге яки бу проблема хакында бәян итүче хәбәрләр власть вәкилләре тарафыннан игътибарсыз калмаска, алар кыска вакыт эчендә уңай чишелеш табарга тиеш.
“Инцидент менеджмент” аерым район, шәһәр җирлегендә ничек эшли? Дүртөйле районы хакимиятенең мәгълүмат-аналитика эше буенча бүлек җитәкчесе Фәйрүзә Шәйхетдинова белән шушы хакта әңгәмәләштек.
— “Инцидент менеджмент” системасы безнең шәһәр һәм районда 500гә якын мәсьәләне хәл итәргә этәргеч бирде. “Инцидент” — бик үзенчәлекле, тиз ритмлы, заманыбыз таләпләренә җавап бирүче система. Ул властьны халыкка якынайта, теге яки бу проблеманы тиз арада һәм сыйфатлы итеп чишәргә булышлык итә. Һәр район хакимияте башлыгының хәзер “Элемтәдә”, “Классташлар”, “Инстаграм”, “Фейсбук” социаль челтәрләрендә аккаунты булуы заман таләбе итеп куелды. Халык исә үзен борчыган мәсьәләләр хакында республика Башлыгы Радий Хәбировка турыдан-туры язып салу мөмкинлегенә дә ия. Автоматлаштырылган система һәм шулай ук урындагы җаваплы хезмәткәрләр социаль челтәрләрдә пәйда булган хәбәрләрне барлый, кичектергесез чишелеш көткәннәрен аерып алып, берничә сәгать эчендә уңай хәл итү юлын эзли. Йортлар җылысыз калса, ут сүнсә, янгын чыкса һәм башка гадәттән тыш хәлләрдә һәр минут алтын бәрабәренә тиң икәнлеге бәхәссез. Урындагы власть вәкилләре беренчел җавапны республика җитәкчелегенә өч сәгать эчендә бирергә тиеш. Арытаба да мәсьәләнең чишелеше эзмә-эзлекле күзәтелә. Беренчел җавап бирелгәннән соң, мәсьәлә “Инцидент менеджмент” системасыннан төшеп калмый, аерым бүлеккә күчеп, тулысынча хәл итүне көтә.
— Фәйрүзә Фәһимовна, бүгенге көндә халыкны күбрәк нинди мәсьәләләр борчый? “Инцидент менеджмент”ка килгән хәбәрләрне барлаганда, ниләр аеруча күзгә ташлана?
— “Инцидент” системасы аша килгән мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге юллар һәм торак пунктларда төзекләндерү эшләренә кагыла. Система эшли башлаганнан бирле начар юллар буенча 125 язма кабул ителеп, уңай хәл ителсә, төзекләндерү эшләре зарурлыгы хакында 128 мөрәҗәгать чишелешен тапты.
Тирә-як мохитнең чисталыгын тәэмин итү, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү, мәгариф, җәмәгать транспорты, сәламәтлек саклау өлкәсе, авыл хуҗалыгы, икътисад һәм бизнес, социаль хезмәтләндерү, электр белән тәэмин итү, хәвефсезлек өлкәләренә кагылышлы сораулар да бихисап булды. Бер ел эчендә шәһәребездә ике яңа маршрут ачылды. Алар яңа бистәләрдә яшәүчеләр өчен зур бүләк булды.
Кайсы мәсьәләләр тиз арада хәл ителсә, кайберләре өчен озайлырак вакыт кирәк. Мисал өчен, барлык юлларны да 24 сәгать эчендә төзекләндереп булмый бит инде! Мондый очракта мөрәҗәгатькә беренчел җавапны биргәч, проблеманың кайчан тулысынча хәл ителеп бетәсен ачыклап язабыз. Һәм шикләнергә кирәкми: бирелгән вәгъдә үтәлә! “Инцидент менеджмент”та бу җитди күзәтү астында. Дүртөйле шәһәрендә контрольдә торучы тагын бер мәсьәлә — Зәйләлов урамына асфальт түшәү быел гамәлгә ашырылачак.
— Балалар өчен уен, спорт мәйданчыклары булдыру, искеләрен яңарту да — көн үзәгендәге мәсьәләләрнең берсе. Дүртөйледә бу җәһәттән нинди яңалыклар бар?
— Әлеге темага да мөрәҗәгатьләр килде. “Башкортстан ихаталары” дип аталган программа кысаларында берничә күпкатлы йортның ихаталары күзгә күренеп яңарды, аларда машиналар өчен урыннар, эскәмияләр, балалар өчен уңайлы, матур уен һәм спорт мәйданчыклары барлыкка килде. Халык бик канәгать калды. Бу эш, әлбәттә, киләчәктә дә дәвам иттереләчәк.
— Чүп реформасына кагылышлы мөрәҗәгатьләр республикабызның һәр төбәгендә дә теркәлеп тора.
— Бездә дә җитәрлек алар. Реформаның беренче этабында халык чүп вакытында чыгарылмауга зарланды, хәзер бу проблема юк. Арытаба квитанцияләрнең дөрес тутырылмавы, контейнерлар җитмәү хакында хәбәрләр яуды. Әлбәттә, аларның берсе дә игътибардан читтә калмады. Барысы да диярлек хәл ителде. Бүгенге көндә берничә урында өстәмә контейнерлар урнаштыру һәм аларның мәйданчыкларын төзекләндерү эше генә калды.
— Фәйрүзә Фәһимовна, властьның халык белән тыгыз элемтәдә эшләвенең уңай мисалларын барлау Сезгә, үзегез дә шушы властьның бер вәкиле булган кешегә, күңелледер?
— Әлбәттә! Хезмәтең белән кешеләргә файда китерә алуыңны аңлау тормышыңа мәгънә, ямь өсти. Рәхмәт сүзләре ишетү кемгә генә ошамасын инде. Бу җәһәттән ике вакыйга аеруча хәтердә калды.
“Инцидент менеджмент” эшли генә башлаган чорда Дүртөйле районының Веялочная авылында яшәүчеләр “Элемтәдә” социаль челтәрендә урамнарда яктылык җитмәүгә, су алу өчен кое булмавына зарланып язгач, район хакимияте әлеге җитешсезлекләрне бетерү өчен тиз арада чара күрде. Бүгенге көндә авыл халкы башкарылган эшләрдән канәгать, безнең адреска рәхмәт хатлары да килде.
Былтыр исә “Инцидент” кысаларында Түбән Манчар авылында яшәүчеләрнең мөрәҗәгате тиз арада уңай хәл ителде. Анда язын-көзен берничә шәхси ихатаны су баса иде. Үзәк урамда юл астындагы су агу торбасын яңарткач, халык баш бәласеннән котылды. 93 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Зыя Локмановның: “Без күтәреп чыккан көнүзәк мәсьәләне кыска вакыт эчендә уңай хәл итүе өчен, барлык авыл халкы исеменнән Дүртөйле районы хакимиятенә ихлас рәхмәтебезне җиткерәсем килә. Власть гади кешеләр гозеренә битараф булмаганда, тормышыбыз күпкә җиңеләя!” — дигән сүзләре әле дә колакта яңгырагандай.
— Әңгәмә өчен рәхмәт! Эшегездә уңышлар юлдаш булсын!
Миләүшә ЛАТЫЙПОВА әңгәмәләште.
Дүртөйле районы.
Шул ук вакытта...
100 мең проблема чишелде!
Башкортстанда 100 меңенче инцидент-мөрәҗәгать теркәлде. “Юбилей”лы мөрәҗәгать Уфада кар чистартуга кагыла. Аның авторы республика Башлыгы Радий Хәбировның посты астында комментарий калдырган. Ул Армавир, Зәйнәп Биишева, 158нче гимназия янындагы урамнарны чистартуны үтенгән.
Коммуналь хезмәтләр әлеге проблеманы система күз уңына эләгү белән хәл иткән. Шул ук вакытта Уфаның Киров районы хакимияте башлыгы Илвир Нурдәүләтов белдерүенчә, гыйнвар ахырына кадәр әлеге адреслар буенча урамнарны чистарту өчен янә техника җибәреләчәк.
“Инцидент” — халыкның социаль челтәрләрдәге мөрәҗәгатьләрен мониторинглауның автоматлаштырылган системасы. Аны “Медиалогия” компаниясе эшләгән. Ул Русия Президенты Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко командасы контролендә.
Башкортстанда система 2018 елның 15 октябреннән эшли. Иң күп мөрәҗәгатьләр сентябрьдә (9526), июльдә (9243), октябрьдә (7891) һәм августта (7752) теркәлгән. Узган ел “Юллар”, “Төзекләндерү”, “ЖКХ” темалары буенча иң күп инцидентлар теркәлгән. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге Уфадан, Стәрлетамактан, Салаваттан, Нефтекамадан, Сибайдан һәм Иглин районыннан килгән.
Инцидент проблема хәл ителгәч кенә ябыла, аңа кадәр робот аны күз уңыннан ычкындырмый.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.