+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 февраль 2020, 07:25

Кесәсендә хатын-кыз фотосы табылган...

Полицейскийлар Уфа янындагы урманда билгесез ир мәете тапкан.

Полицейскийлар Уфа янындагы урманда билгесез ир мәете тапкан.

Ирне узган елның 16 декабрендә үк тапканнар, тик һаман шәхесен ачыклый алмыйлар. Аның кесәсендә бер хатынның фотосурәте табылган. Полиция аны белгән кешеләрнең хәбәр бирүен сорый. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре гражданнарга шундый үтенеч белән мөрәҗәгать итте.
— 2019 елның 16 декабрендә Лесунов урамындагы урман массивында табылган билгесез ир мәетенең шәхесе ачыклана, - дип хәбәр итәләр ведомствода. - Якынча 50-60 яшьтә, буе - 175 сантиметр. Соры кофта, соры күлмәк, язулы кара футболка, кара билле каешлы соры чалбар, кара кышкы ботинкалар кигән булган. Кесәсендә бер хатынның фотосурәте табылган.
Фото: Ufa1.ru
Читайте нас