Нефтекамада бер ирнең авырлы табибка һөҗүм итүе турында язган идек.
Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин социаль челтәрләрдә үз битендә шушы хәл турында пост бастырган.
Аның сүзләренә караганда, пациентларны кабул итү вакытында табибка эш урынында һөҗүм иткәннәр. Бу кеше тикшерелергә алып килгән баланың туганы булган. Соңрак сүз бер яшьлек улы белән килгән ханымның әтисе турында баруы билгеле булды.
"Шаһитлар сүзләренә караганда, ул аны кабинеттан чәчләреннән тартып чыгарган. Сез мондыйны күз алдына китерә аласызмы? Мин - юк", - дип яза министр.
Посттан аңлашылганча, табиб кыйналган, шуннан соң кичергән стресстан аңын югалткан һәм тиз арада дәваханәгә салынган.
"Кызганычка каршы, аның булачак баласы куркыныч астында. Табиб күпмедер вакыт эшкә кайта алмый", - дип билгеләгән Забелин.
"АиФ-Уфа" ачыклавынча, 32 яшьлек табиб-оториноларинголог зыян күргән. Ул беренче баласына йөкле. Аның баласы төшү куркынычы саклана. Хәзер ул Уфага, Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенә күчерелгән.
Төбәк Тикшерү комитеты һөҗүм факты буенча тикшерү эшен башлады.
Әлеге хәлне һөҗүм итүче як бөтенләй икенче төрле аңлата, ләкин ни генә димә, авырлы хатынга кул күтәрү факты шаһитлар тарафыннан расланган.