Чөнки кызның картәнисе маллар үрчеткән.
Приморьеда полиция хезмәткәрләре һәм социаль опека хезмәткәрләре 3 яшьлек кызны картәнисеннән алган. Дөресрәге, алар аны фермадагы маллар яныннан алып киткән...
Бала яшәгән бүлмәдә бозаулар, кәҗәләр, маллар азыгы һәм терлекләр өчен дарулар булган. Шунда ук идәндә электр тимерчыбыклары да яткан.
Кызның картәнисе - ферма хуҗасы. Аның авылда үз өе дә бар. Ләкин ферма белән өй арасы бик ерак. Ә 70 яшьлек әбигә көн саен бу араны үтү авыр, шуңа алар төнгелеккә йортларына кайтып йөрмәгән. Ләкин, шул ук вакытта, балага уңайлы шартлар тудыру буенча законнар да үтәлергә тиеш.