+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 февраль 2020, 09:05

Мәктәп автобусы авариягә тарыган

Аның юлына кинәт ат көтүе килеп чыккан.

Аның юлына кинәт ат көтүе килеп чыккан.

Салават районында мәктәп автобусы авариягә тарыган.

Балалар утырткан транспорт Әй авылыннан Торналы авылына барган булган. Юлга кинәт ат көтүе килеп чыккан. Машина йөртүче Руслан Баһаветдинов тиз арада тормоз педаленә баскан, әмма бәрелүдән котылып кала алмаган: бер ат машина юлын чыгып өлгерә алмаган.

“Юл һәлакәте нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән, автобусның бамперы гына җимерелгән. Балаларны дәресләргә җиңел машиналарда алып килделәр”, — дип, әлеге хәлгә ачыклык кертә “ Салават җирендә" басмасы.

Һәлакәтнең сәбәпләрен республика Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ачыклый. Атларның хуҗасын тапканнар да инде. Ул Дуван районы фермеры булып чыккан.
Фото: “Башинформ” агентлыгыннан.
Читайте нас